Урдалы мәктәбендә медицина десанты булып китте
Лениногорскига беренче тапкыр “Медицина десанты” килүен хәбәр иткән идек. Күптән түгел алар Урдалы мәктәбе укучылары белән очраштылар.
Казан дәүләт медицина институты һәм Казан медицина колледжында белем алучы егет-кызлар Лениногорскида 5 көн булдылар. Алар җирле хастаханә пациентлары белән ВИЧ һәм СПИД авыруларын профилактикалау турында әңгәмә алып бардылар, районда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәттеләр.
Урдалы мәктәбендә укучылар белән очрашып, сөйләштеләр, аралаштылар, һөнәри юнәлеш буенча эш алып бардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев