Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалы авылы китапханәсендә, инвалидлар көне уңаеннан, “Чын йөрәктән” кичәсе уздырылды

Урдалы авылы китапханәсендә, инвалидлар декадасы уңаеннан, "Чын йөрәктән" дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды. Очрашуга авылыбызда яшәүче тумыштан һәм балачактан инвалид булган кешеләр һәм аларның опекуннары чакырылды. Кичәнең беренче өлешендә Фәнис Яруллин һәм Гакыйл Сәгыйровның тормыш юллары, аларның иҗаты турында әңгәмә үткәрелде, шигырьләре укылды. Аннары кичәбез чәй табыны артында үтте. Соңыннан...

Урдалы авылы китапханәсендә, инвалидлар декадасы уңаеннан, "Чын йөрәктән" дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды.


Очрашуга авылыбызда яшәүче тумыштан һәм балачактан инвалид булган кешеләр һәм аларның опекуннары чакырылды.
Кичәнең беренче өлешендә Фәнис Яруллин һәм Гакыйл Сәгыйровның тормыш юллары, аларның иҗаты турында әңгәмә үткәрелде, шигырьләре укылды.
Аннары кичәбез чәй табыны артында үтте. Соңыннан кунакларыбызга төрле уеннардан ярыш һәм кечкенә генә дискотека оештырдык. Алар бөтен авыртуларын онытып, чын күңелдән уйнадылар, биеделәр. Ярышта җиңүчеләргә кечкенә призлар тапшырылды, гомүмән, кунакларыбыз бик актив булды, кичәдән берсе дә бүләксез китмәде.
Әлфинур Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декада инвалидов

2
X