Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урмышлыда - “Ике йолдыз” проекты

Безнең Урмышлы авылы мәктәбендә әледән-әле төрле чаралар, бәйгеләр, күргәзмәләр оештырылып торуга без инде күнеккән. Мәктәп hәрвакыт яңалыклар белән беррәттән атлап баручы, авылны саклап, җанландырып,яктыртып торучы бер учак бит ул. Ә менә әниләр көненә багышлап оештырылган "Ике йолдыз"проекты инде әкрен генә кышка аяк басабыз диеп торган авыл халкын, язга алып кайтты,...

Безнең Урмышлы авылы мәктәбендә әледән-әле төрле чаралар, бәйгеләр, күргәзмәләр оештырылып торуга без инде күнеккән. Мәктәп hәрвакыт яңалыклар белән беррәттән атлап баручы, авылны саклап, җанландырып,яктыртып торучы бер учак бит ул.


Ә менә әниләр көненә багышлап оештырылган "Ике йолдыз"проекты инде әкрен генә кышка аяк басабыз диеп торган авыл халкын, язга алып кайтты, яшәртте. Инде кичә үтүгә өч көн узуга карамастан, авыл халкы бүтән барлык мәшәкатьләрен онытып, иң беренче сүзне шушы бәйрәмдә алган фикерләре белән уртаклашудан башлый.

Әйе, проект искиткеч дәрәҗәдә уңышлы чыкты. hәрбер катнашучы гаилә турында аерым тәсфирләп язып булыр иде, чөнки алар үзләренең чыгышларына ныклы әзерлек белән үтә җитди караганнар. Кайсы әни үзенең кызы яки улы белән җыр суза, кайсысы бии. Ә менә икенче сыйныф укучысы Локманова Азалия үзенең әбисе белән бик оста итеп җыр башкарды. Мәктәпнең тамаша залы шыгрым тулы, авылның яше, карты бар да монда җыйналган, алар hәрбер гаиләнең чыгышын алкышларга күмә.

Кичә тәмам, жюрига сүз бирелә. Жюри әлеге бәйгегә бәя бирергә, кемгәдер беренче, кемгәдер икенче урын куярга батырчылык итми: төрле номинациядәге дипломнар hәм Хәбибуллиннар гаиләсе әзерләгән бүләкләрне тапшыра.

Йомгаклау сүзе белән авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин чыгыш ясый. Ул hәрбер чыгыш ясаучы гаиләләргә горурланып карап утыруын, авылыбызда шундый талантлар барына соклануын яшерми. Барлык авыл халкын, кунакларын "Әниләр көне" белән котлый, илебезгә тынычлык, халкыбызга бәрәкәтле гомер тели.

Урмышлы авылы мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев