Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ватанны саклаучылар көнен августка күчерергә мөмкиннәр

Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасында чыктылар. ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев Ватанны саклаучылар көнен августка күчерү тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта "Известия" басмасы хәбәр итә. Дәлиләр итеп, «данлы традицияләр» һәм җылы вакытта өстәмә ял көне булуы китерелә. Сухарев традицияләргә сылтама белән Россиядә революциягә кадәр Россия гаскәрләре көне Россиянең Төркия...

Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасында чыктылар.

ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев Ватанны саклаучылар көнен августка күчерү тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта "Известия" басмасы хәбәр итә.

Дәлиләр итеп, «данлы традицияләр» һәм җылы вакытта өстәмә ял көне булуы китерелә. Сухарев традицияләргә сылтама белән Россиядә революциягә кадәр Россия гаскәрләре көне Россиянең Төркия һәм Польша белән сугышы вакытында 1769 елның 29 августында билгеләнгән булуын әйтә.

«Әлеге бәйрәм безгә мирас итеп халык хәрби-диңгез комиссары Лев Троцкийдан калган һәм ул рус милли бәйрәме булып саналмый. Хәрби бәйрәмне җәй көненә кайтарырга кирәк дип саныйм: аның белән без Россия традициясен дәвам итәчәкбез һәм җәйге җылы көннәрдә өстәмә ял бирәчәкбез», - дип белдергән депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев