Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Ветеран маршы”

Хөрмәтле лениногорскилылар, Җиңү көне уңаеннан җыр тәкъдим итәбез. Ул "Ветеран маршы" дип атала. Сүзләренең авторы шагыйрь Рамил Чурагул, музыкасын Рөстәм Шәйдуллин язган. Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен! Ветераннар маршы Бу бәйрәмне әткәй бер ел көтә, Ул зур бәйрәм - Җиңү бәйрәме! Күкрәгендә аның орден медаль, Кулларында - чәчәк бәйләме. Кушымта: Тигез сафта...

Хөрмәтле лениногорскилылар, Җиңү көне уңаеннан җыр тәкъдим итәбез. Ул "Ветеран маршы" дип атала. Сүзләренең авторы шагыйрь Рамил Чурагул, музыкасын Рөстәм Шәйдуллин язган. Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен!
Ветераннар маршы
Бу бәйрәмне әткәй бер ел көтә,
Ул зур бәйрәм - Җиңү бәйрәме!
Күкрәгендә аның орден медаль,
Кулларында - чәчәк бәйләме.
Кушымта:
Тигез сафта уза ветераннар,
Җиңү яулап алган яугирләр.
Чал булса да, алар hаман яп-яшь.
Чын егетләр алар, чын ирләр!
Җиңү көне елга тик бер килә.
Ут очыра күктә салютлар.
Сугыш яланында калганнарга
Хәтер җыры булсын шул утлар.
Кушымта.
Сугыш юлын сөйли ветераннар,
Яшь буынга булыр истәлек.
Батырларның рухын искә алып,
Тик бер минут, әйдә, тын торыйк!
Кушымта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран маршы