Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ветеран-журналистыбыз Римма Фәттахова арабыздан китте...

Римма Вәлиевна 82нче яшендә арабыздан китте.

Безнең як кешеләре аны “Заветы Ильича” һәм “Ильич васыятьләре” газетларында эшләгәне буенча беләләр."Заман сулышы"ның башында торган, тәүге санынан ук газетка хезмәт иткән.

Римма Вәли кызы Фәттахова 1940 елның 15 маенда Чирмешән районы Әмир авылында туа.


Лениногорскига 1969 елда килеп, 4 апрельдән  “Заветы Ильича” газетында редактор Серафима Андреева җитәкчелегендәге ир-атлардан гына торган коллективта эшли башлый.

Римма Фәттахова  күп еллар хатлар һәм социаль мәсьәләләр бүлеген җитәкли. Аның янына бик күп кеше килә торган булган, үзләренең шатлыклары һәм проблемалары белән күпләр мөрәҗәгать иткән. Аларның мәнфәгатьләрен кайгырткан. Аның язмаларын газет укучысы яратып көтеп ала торган булган.

1990 елда Лениногорскида мөстәкыйль татар газеты “Заман сулышы” чыга башлау да Римма Фәттахова исеме белән бәйле. Газетның беренче редакторы Фәлван Нуруллин белән бергә хезмәткәрләр, журналистлар туплап, татар телле газетны үстерү өчен күп көч куялар. “Заман сулышы” газетында Римма Фәттахова кеше язмышларын, шәһәр һәм район проблемаларын яктырткан, укучыны борчыган сорауларга җаваплар әзерләгән.

Республика Журналистлар союзының Лениногорск бүлеген дә җитәкләгән.  
Римма Вәлиевна - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Ветеран журналистның тырышып хезмәт иткән еллары хөкүмәт тарафыннан да тиешле бәя алган. 2001 елда – Татарстан Журналистлар союзының мактаулы дипломын ала. 2016 елда журналистика өлкәсендәге республика конкурсы җиңүчесе – “Бәллүр каләм” иясе.

Римма Вәли кызы Фәттахованың урыны оҗмахта булсын. Мәрхүмәнең якыннарының, гаиләсенең, туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X