Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа эш атнасына Йолдызнамә

4 — 10 июнь

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре катлаулана. Өйдә гармония булмау кәеф төшенкелегенә китерә, шул сәбәпле бер эшкә дә кул бармый. Ата-ана йогынтысыннан котылырга омтылмагыз, алар сезгә начарлык теләми. Аз гына юл куя белергә өйрәнергә кирәк. Якыннарыгызга үпкәләгәнче рәхмәтле булырга өйрәнегез.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга ашыкмаска киңәш ителә. Ашыккан ашка пешкән дигәнне истән чыгармагыз. Юлда йөрүчеләргә, машина йөртүчеләргә сак булу кирәк. Бәрелү, имгәнү куркынычы бар. Дуслар белән конфликтка керүегез ихтимал. Сүзегезне үлчәп сөйләгез. Тормыш сезне төрле яклап сынамакчы, һәр нәрсәгә әзер торыгыз.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең финанс хәле катлауланып китәр. Көтелмәгән чыгымнар туып кәефегез кырылырга мөмкин. Өстәвенә кредитлары булганнар өчен бик үк әйбәт вакыт түгел. Үч иткәндәй хезмәт хакы да соңга калып күчәр. Үзегезне кулда тотыгыз, юкка борчылмагыз, бар да вакытлыча. Начар гадәтләрдән арыну өчен яхшы вакыт.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар бу атнада бары үзләрен генә кайгыртыр. Үзе өчен генә яшәү теләге туар. Әмма якыннарыгыз һәм балаларыгызны тиз генә сызып ташларга ашыкмагыз әле. Бәлки килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итү уңай нәтиҗә бирер. Эш беткәч, бергәләп ял итү, күңел ачу да кызыграк булыр. 


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга атнаны якыннары һәм туганнары белән бергә үткәрергә киңәш итә йолдызлар. Дача яки йорт тирәсендә эшләү, өй җыештыру, ремонт ясау өчен әйбәт вакыт. Аеруча төп игътибарны сәламәтлеккә юнәлтергә кирәк. Иммунитетны ныгыту комачау итмәс. Югыйсә салкын тидерүегез мөмкин.  


КЫЗ (23.08-22.09)лар тормыш иптәше яки партнеры белән мөнәсәбәтләрен җайлар. Үзара аңлашу нәтиҗәсендә гаилә учагын сүнүдән саклап калырсыз. Кара каршы утырып сөйләшүнең файдасын тоярсыз. Атна ахырында күңел ачу чараларына чакырырлар. Берүк мавыгып китмәгез. Кунак булсаң, тыйнак бул диләр, шул хакта онытмагыз. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр игътибар үзәгендә булып, уңайсыз хәлдә калыр. Конфликтлардан котылу өчен сүзегезне уйлап әйтегез. Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз. Көнкүреш мәшәкатьләргә өстенлек бирү уңышлы булыр. Гаилә низагыннан котылу өчен буш вакытыгызны эшкә юнәлтегез.


ЧАЯН (24.10-22.11)нар әлеге атнада вак-төяк мәшәкатьләр белән мәш килер. Барысына да ялкаулык гаепле. Алдан эшләп барсагыз, хәзер рәхәтләнеп ял итәр идегез. Буш вакытыгызны компьютер алдында үткәрергә тырышмагыз. Белем күтәрү, яңа хобби табу, балалар тәрбияләү, иҗат итү өчен уңышлы вакыт. 


УКЧЫ (23.11-21.12)лар мәхәббәт өлкәсендә билгесезлектән интегер. Мәхәббәтне дуслык хисе белән бутап ялгыша күрмәгез. Интим очрашуларны дусларыгызга сөйләмәгез. Бу сезнең файдага түгел. Мөнәсәбәтегезгә аяк чалулары мөмкин. Ә гаиләлеләрнең бар да әйбәт, тыныч гармония сакланыр. Балалар белән дә уртак тел таба алырсыз. 


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр якыннары белән эләгешеп алыр. Барысы да юктан гына килеп чыгарга мөмкин. Нинди ризык ярату яратмауны ачыкларга тырышмагыз. Авыр хәл ителмәслек кебек тоелган проблемаларны чишүдә туганнарыгыз, әти-әниегезгә таяныгыз. Һәрхәлдә дә начар әйбер киңәш итмәсләр. Арагыз да якыная төшәр.


СУКОЯР (19.01-18.02)лар атнаны ашыгыч карарлар кабул итеп үткәреп, ялгышлыклар кылып ташлар. Ике куянны тотарга тырышканчы башта берсен ышанычлы итеп кулга төшерегез, аннан икенчесенә тотынырсыз. Сәламәтлек турында да онытып җибәрмәгез. Югыйсә авырып китүегез ихтимал.  


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга бу атнада акчаны кысып тотарга киңәш ителә. Сөйгәнегезгә яисә балаларга бүләк ясау урынлы булмас. Алда зур чыгымнар көтә. Иң яхшысы игътибарыгызны һәм мәхәббәтегезне арттыра төшегез. Акыллы кешеләр белән аралашырга тырышыгыз. Тормыш турында фәлсәфә кору уңай нәтиҗә бирер.


Магнитлы көннәр 
8,9 июнь

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев