Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа купюралар символлары өчен тавыш бирүдә Казанны Сочи һәм Ерак Көнчыгыш узган

Конкурс лидеры Сочи белән Татарстан башкаласы арасындагы аерма 9 меңгә якын тавыш тәшкил итә. Казан Россия банкының 200 һәм 2000 сум номиналлы яңа күпюраларга эләгү хокукы өчен тавыш бирүдә өченче урынга төште. Беренче урынга 281 мең 128 тавыш җыеп, янә Сочи күтәрелде, икенче урында - Ерак Көнчыгыш (272 мең 774...

Конкурс лидеры Сочи белән Татарстан башкаласы арасындагы аерма 9 меңгә якын тавыш тәшкил итә.

Казан Россия банкының 200 һәм 2000 сум номиналлы яңа күпюраларга эләгү хокукы өчен тавыш бирүдә өченче урынга төште. Беренче урынга 281 мең 128 тавыш җыеп, янә Сочи күтәрелде, икенче урында - Ерак Көнчыгыш (272 мең 774 тавыш). Бүген твоя-россия.рф конкурсы сайтында сәгать 8гә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан башкаласы өчен 272 мең 379 кеше тавыш биргән.

Искәртеп үтик: Казанның конкурста катнашучы символлары - Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Кремле.

Конкурс нәтиҗәләре буенча ике шәһәр сайланып алыначак, алар арасыннан Россия Үзәк банкы 200 һәм 2000 сумлык купюралар номиналын үзе сайлачак. Конкурс 7 октябрьгә кадәр дәвам итә.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев