Шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбендә быел кыңгырау чыңы ишетелмәячәк, дәресләр дә укытылмаячак. Мәктәп бинасы шактый таушалган, искергән булу сәбәпле, яңартуга мохтаҗ иде. Шунлыктан, аны сүтеп, урынына яңаны төзергә исәплиләр. 2 нче мәктәпнең II һәм III сыйныф укучылары 6 нчы мәктәптә, калган сыйныфлар укуны 11 нче гимназиядә дәвам итәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз