Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаровның балалар өчен яңа китабы чыкты

Якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровның табадан гына төшкән китабы дөнья күрде. “Җырчы чикерткәләр” дип атала ул.


Исеменнән аңлашылганча, әлеге китап балалар өчен чыгарылган. Таһир абыйның шигырьләрен укып баручылар килешер дип уйлыйм: аның иҗат тәлгәшләре бер тында укыла, шигырьләре көй сыман яңгырый. Туган як темасы Таһир абый иҗатында тагын да көчле чагылыш таба. Туган авыл, туган йорт, әни кебек төшенчәләрне бергә берләштереп язган шагыйребез, баксаң, сабыйлар, балалар күңеленә дә юл яра белә икән. Хәер, нигә балалар күңелен аңламасын ди, тугыз оныкка яраткан бабай бит ул!

Таһир Шәмсуаровның балалар өчен чыгарылган әлеге китабы – беренчесе. Гомумән алганда, бу – унынчы китабы. Менә бит никадәр рухи байлык.

“Җырчы чикерткәләр” гади формада, дүртпочмаклы китап түгел, ә рояль формасында ясалган. Китапның тышында да рояль рәсеме бар, анда чикерткәләр дә төшерелгән.

Көзләрен кояшлы көндә
Кабат концерт бирәләр.
Ә кар яугач, кунакка дип,
Өйгә килеп керәләр.

Китап 3-4 яшьлекләр һәм 5-6 яшьлек балалар өчен кызыклы булачак, дип уйлыйм. Рәсемнәре шундый матур, ачык төсле. Шушы шигырьләрне укып, рәсемнәрне карап, балачак иленә кайтасы килә башлый.

Китапта “Алмагач” шигырендә автор башта үз балаларының кечкенә чагын сурәтли, Ләйлә, Ләйсән, Искәндәрнең алма ашап, төшен утыртканнары турында яза. Балалар өчесе өч тарафка таралды, ә алмагач алмалары белән куандыра, ди. Хәзер аларны оныклар җыялар. Әлеге шигырьдә буыннар бәйләнеше дә, тормышның дәвам итүе дә чагыла.

Татарстан китап нәшриятында басылган китап тиздән Лениногорск китапханәләренә кайтачак. Әлбәттә, кулга алып, башыннан ахырына кадәр кечкенә балаларны яныгызга утыртып, укып чыгарсыз дип ышанабыз.

Якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровка иҗат уңышлары, киләчәктә дә яңа китаплар белән якташларын, республика халкын шатландыруын телибез.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы"нда укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев