Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташ шагыйрәбез Рәмзия Габделхаковадан өр-яңа шигырь

Аның бу матур һәм эчтәлекле шигыйре "Казан утлары" журналының июнь аенда санында басылып чыккан.

Мунчаладай чуалганнар еллар,
Минем язмыш шулар арасында.
Бик ышанган идем лабиринтта
Дөрес юлны таба аласыма.

Көчләр мулдан, өмет зурдан иде,
Йөз урадым дивар араларын.
Йөз сугылдым ачык ишекләргә,
Ирек юлын әмма табалмадым…

Алга, дидем… Үзем кабат-кабат
Кайтып төштем канлы эзләремә…
Кемнәр көлеп, гаҗәпләнде икән
Таш эченнән гөлләр эзләвемә?

Кемнәр көлеп күзәттеләр икән
Таш эченнән гөлләр тапканымны?
Шул гөлләрне кысып күкрәгемә,
Соңгы сулыш алып ятканымны…

http://kazanutlary.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев