Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ял көннәре булырмы?

Тиздән Татарстанның бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турындагы законына үзгәрешләр керергә мөмкин. Ул - канунның ялларга туры килүче бәйрәмнәрне башка көнгә күчерү турындагы пунктын гамәлдән чыгаруны күздә тота. Республиканың Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышында әнә шул турыда үзара фикер алышты. - Әлеге закон проектын әзерләү юкка түгел. Озакка сузылган яллар...

Тиздән Татарстанның бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турындагы законына үзгәрешләр керергә мөмкин. Ул - канунның ялларга туры килүче бәйрәмнәрне башка көнгә күчерү турындагы пунктын гамәлдән чыгаруны күздә тота.
Республиканың Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышында әнә шул турыда үзара фикер алышты.
- Әлеге закон проектын әзерләү юкка түгел. Озакка сузылган яллар эш ритмын югалтуга, җитештерү күләменең кимүенә, хезмәт хакын түләү белән бәйле чыгымнарның артуына китерә. Гомумән, әлеге вәзгыять хезмәт җитештерүчәнлегенә дә тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә, икътисади үсеш темплары да акрыная, - дип белдерде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Дәүләт Советы депутатларына.
Аерылышасың килмәсә... ял итмә
Җитәкче сүзләренә караганда, озак вакытлы яллар сәнәгать өлкәсенә аеруча тискәре йогынты ясый. Андый оешмалар гыйнвар аенда гына да үз керемнәренең 10 процентын югалта.
- Хәзерге вакытта Татарстанда Россиянең Хезмәт кодексы нигезендә бәйрәм көннәренең гомуми саны - 14. Шуларга Татарстанның тагын дүрт бәйрәме өстәлә. Татарстанлылар 30 август - Татарстан республикасы көне, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне, Корбан гаете һәм Ураза бәйрәмнәрендә дә ял итә. Яңа закон проектында исә сүз әлеге бәйрәмнәр ял көннәренә туры килгән очракта аларны башка көнгә күчермәү турында бара. Тик бу - республика халкы өчен Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда ял көннәре кимрәк булачак, дигән сүз түгел, - дип аңлатты Эльмира Зарипова.
Бу мәсьәлә депуталарда шактый гына сораулар уятты. Күбесе әлеге закон проектының ни өчен кирәк булуын аңламаулары турында белдерде.
- Төп максат - республикада икътисади үсеш темпларын арттыру. Күптән түгел генә без бәйрәм көннәре китергән югалтулар белән бәйле тикшерүләр үткәрдек. Алар белән сезне дә таныштырам. Мәсәлән, 2014 елда ял көненә туры килгән алты бәйрәмне башка көнгә күчереп ял иттек. Шушы вакыт эчендә республика 46,3 миллиард сум акча югалткан. Әлеге статистика отпусклар һәм сәламәтлек белән бәйле ялларны да исәпкә алып эшләнде, - дип аңлатты министр.
Әле алай гына да түгел, Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, ял көннәрендә җинаятьчелек очраклары арта, аерлышуга гариза бирүчеләр саны да озак вакытлы яллардан соң аеруча күбәя икән.
Прокурор каршы
Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет җитәкчесе Светлана Захарова сүзләренә караганда, әлеге закон эш белән тәэмин итүчеләр генә түгел, ә халык өчен дә файдалы булачак.
- Озак вакытлы ялларның начар тәэсиреннән зарланучылар халык арасында да шактый күп. Мин моны табиб буларак әйтәм. Өстәвенә, ял көннәре гамәлдән чыгарылмый, ә нибары ял көненә туры килгән бәйрәм көннәре генә башка көнгә күчерелми башлый, - дип аңлатты җитәкче.
Әлеге аргументлар депутатларның бераз тынычлануына китерде-китерүен. Ләкин Татарстан прокуроры Илдус Нафиков исә закон кабул ителгән очракта, кичекмәстән судка мөрәҗәгать итәчәге турында белдерде.
- Закон проектында китерелгән пунктлар Конституция нормаларына каршы килә һәм халыкның ялга булган хокукын боза. Әгәр дә закон кабул ителә калса, мин судка мөрәҗәгать итәргә тиеш булам, - дип ассызыклады Илдус Нафиков.
Тоташ бәйрәм була алмый
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Дәүләт Думасында ял көннәре белән бәйле сөйләшүләр күптән бара. Бәйрәм көннәре китергән зыян, чыннан да, шактый зур һәм нәкъ менә әлеге күрсәткечләр яңа закон проекты әзерләүгә китергән дә инде.
- Сезнең халык турында борчылуыгыз аңлашыла. Әлбәттә, һәркем ял көннәренең күбрәк булуын тели. Хәер, бәйрәм көннәрендә "салырга" яратучы ир хатыннары, киресенчә, ялларны яратмый торгандыр. Ничек кенә булмасын, без тормышны тоташ бәйрәмгә генә әверелдереп калдыра алмыйбыз, - дип, уенын-чынын бергә кушып, депутатларга мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.
Бу закон проекты турында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та үз фикерен җиткерде.
- Россия - бәйрәм һәм ял көннәре буенча чемпион. Әлеге "начар лидерлыкны" бетерергә кирәк. Өстәвенә, документ инде әзерләнеп беткән. Хокукый структуралар, Президент Аппараты һәм республика хөкүмәтенең дә уңай бәяләмәләре бар, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Озакка сузылган фикер алышулардан соң Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары әлеге закон проектын беренче укылышта кабул итте. Документны икенче укылышка әзерләгән вакытта хокукый мәсьәләләрнең барысы да хәл ителеп бетәр, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.
Тагын бер яңалык - Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары шундый ук инициатива белән Россиянең Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә дә уйлый. Әгәр дә ул федераль дәрәҗәдә яклау тапса, ялларга туры килгән бәйрәмнәрне башка көнгә күчерүне гамәлдән чыгару республикакүләм бәйрәмнәргә генә түгел, ә россиякүләм истәлекле көннәргә дә кагылачак. Шулай була калса, киләсе елда россиялеләр дүрт ял көненнән "колак кагарга" мөмкин. Татарстанлылар исә 2015 елда бары тик бер ял көне белән генә "хушлаша".
Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выходной

2
X