Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәяүлеләрдән җаваплылык төшми

Агымдагы елның 6 аенда безнең район территориясендә җәяүлеләр катнашында 14 фаҗига чыгып, аларда 2 кеше һәлак булса, 12се зыян күргән.

– Юллардагы иминлек машина йөртүчеләргә генә түгел, ә җәяүлеләргә дә бәйле, – дип аңлата шул уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. – Кайберәүләре юлдан чыкканда гадәти булырга тиешле нәрсәләрне, әйтик юлда як-якка карарга, капюшонын төшерергә, наушнигын салырга да «оныта». Әгәр дә алар гади кагыйдәләрне үтәсә дә, транспорт фаҗигаләре күзгә күренеп кимер иде. Һава шартлары начар вакытта аеруча игътибарлы булырга кирәк. Яңгыр яисә томан булса, машина йөртүченең күрүчәнлеге берничә тапкыр кими. Юеш асфальтта машинаны туктату кыенлаша. Шуңа күрә юлга сак чыгарга кирәк. Автомобильнең тиз туктый алмавын хәтерегездән чыгармагыз. Җәяүле юлдан күренеп торсын өчен  киемнәргә уткайтаргыч элементлар тагып чыгарга киңәш ителә. Шундый элементтан баш тарту – авария чыгуга сәбәп булырга мөмкин. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев