Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ялган "акциз" маркалары яки ничек сыйфатсыз хәмер белән агуланмаска

Татарстанда быел полиция хезмәткәрләре 170 мең литр ялган аракыны сәүдә юнәлешеннән чыгарган

Яңа ел табынына ничек итеп ялган аракы кертмәскә, көмешкәнең нинди зарары бар, әлеге сорауларга Эчке эшләр министрлыгының икъдисат куркынычсызлыгы идарәсе һәм дәүләт алкоголь инспекциясе экспертлары җавап бирде:.

 "  Быел, ялган спиртлы эчемлекләр сатуны ачыклау максатыннан 20 мең сәүдә ноктасы, 300мең автотранспорт тикшерелде, чөнки ялган алкоголь продукциясен еш кына чит регионнардан машина белән алып киләләр, 170 мең литр шушындый продукция сатудан чыгарылды, күпчелеге -  су белән катнаштырылган спирт, буяу һәм исләндерүче матдәләр кушып ясалган ялган аракы, лосьон ише сыекчалар да бар.,  Безгә аларны Мәскәү, Нижегород өлкәләреннән, Төньяк Кавказ ягыннан китерә иделәр, соңгы ун елда аларга Оренбург, Киров, Самара, кыскасы бөтен тирә-як өлкәләр килеп өстәлде.Нижегород өлкәсендә дүрт ялган аракы ясау цехын ачыкладык, бу цехлар ташландык складларда аракы, "акциз " маркалары, Татарстанда  чыга торган спиртлы эчемлекләрнең ялган этикеткаларын ясаганнар, әлбәттә , бөтен нәрсә "күз белән чамалап" кына эшләнгән", - ди белгечләр.

http://tatar-inform

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев