Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яман шеш иң күп таралган төбәкләрне атадылар

Соңгы ун елда яман шеш авырулары 40 процентка арткан.

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы онкологик авырулар таралу күрсәткечләре югары булган төбәкләрне атады. Бу хакта РИА Новости яза.

RT хәбәр иткәнчә, яман шеш иң күбе Курск өлкәсендә таралган. Монда 100 мең кешегә 3331,1 очрак туры килә (беренче ачыкланган һәм элегрәк ачыкланган шешләр дә керә).

Икенче урында Мордовия Республикасы. Монда 100 мең кешегә 3292,1 очрак. Аннан соң Краснодар крае (3235,2), Калуга (3231,4) һәм Псков (3110,5) өлкәләре.

2018 елда Россия буенча уртача күрсәткеч 100 мең кешегә 2526,1 очрак булган. Ведомство мәгълүматлары буенча, соңгы ун елда яман шеш авырулары 40 процентка арткан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/17/188212/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X