Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Япониядә карбызны 450 мең сумга саталар

11 килограммлы "кара" карбыз Асахикава шәһәрендә үткән аукционда сатылган һәм ул 7,2 мең долларга сатылган...

Япониядә "Дэнсукэ" сортлы карбызларны сату буенча беренче аукцион үткән. Бу сортның төп үзенчәлеге шунда:  аның кабыгы - кара, ә эче янып торган кызыл төстә, төшләре бик аз, ә тәме искиткеч икән.  Әйткәндәй, бу илдә элита сортлы, кыйммәт җиләк-җимешләрне аукционга чыгарып сату традициясе күптән килә.

11 килограммлы "кара" карбыз Асахикава шәһәрендә үткән аукционда сатылган һәм ул 7,2 мең долларга сатылган. Безнеңчә, ул якынча 450 мең сум була.  Карбызны супермаркет хуҗасы Кэйити Судзуки дигән кеше сатып алган. "Аукционда җиңү - быел бизнесымның уңышлы булачагына ишарә. Сату яхшы китәчәгенә ышанам" - дигән ул.

Кара төстәге карбызларны үстерүче Хоккайдо фермерлары белдерүенчә, быел әлеге җиләкләрне үстерү өчен һава торышы бик яхшы торган, алар аеруча татлы булып үскән. Аларны кибетләргә күпләп чыгару июль аенда башланачак. Җимешләрнең һәркайсы 80-100 долларга сатылачак. Безнең акча белән әйткәндә, бер карбыз ким дигәндә 5 мең сум торачак.

Фото: ovosheved.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев