Яшәү минимумын арттырырга уйлыйлар
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елның II кварталы нәтиҗәләре буенча, эшкә яраклы россиялеләрнең яшәү минимумын 4,1 процентка күтәрергә уйлый.
Ведомствоның приказ проекты, җәмәгатьчелек фикерен ишетү максатыннан, норматив акт проектларын игълан итү порталына урнаштырылган. Әлеге аңлатма кәгазендә 2019 елның II кварталында яшәү минимумын кеше башына 11 185 сум итеп билгеләү күз уңында тотыла, дип язылган. Ул эшкә яраклы халык өчен – 12 130 сум, пенсионерларга – 9 236 сум, балаларга 11 004 сум тәшкил итәчәк, диелә.
Иң күзгә ташланган кулланучылар бәясе үсеше бәрәңгегә һәм яшелчәләргә билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев