Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшел Үзәндә икенче сыйныф укучылары автобуска ут төрткән

Гоголь урамында автобус, “ГАЗель” йөк автомобиле һәм җиңел машина янды.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә икенче сыйныф укучылары автобуска ут төрткән, дип хәбәр итә “Зеленодольская правда” газетасы.

26 майда көндез Яшел Үзәндә Гоголь урамындагы “Исток” яшьләр клубы мәйданында автобус, “ГАЗель” йөк автомобиле һәм җиңел машина януын хәбәр иткән идек. Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын ут төртү сәбәпле килеп чыккан дип фаразланды.
Видеокүзәтү камераларын тикшергәннән соң, фараз расланган. Анда өч яшүсмернең автомобильләр янында нидер эшләве, аннан соң ут кабуы ачык күренгән.

Хокук сакчылары үсмерләрнең кем булуын ачыклаган. Алар 11нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары булып чыккан. Мәктәп укучылары тоткарланган.

Алар үз гамәлләрен ачык аңлата алмаган. Өй тирәсеннән ерак булмаган урында ял итеп йөргәндә автобус күргәннәр. Күңел ачарга уйлап, аңа таш кисәкләре бәргәннәр, әмма пыяласын вата алмаганнар. Берничә көннән тагын бер дусларын “ярдәмгә” чакырганнар. Алар үзләре белән пыяла чистарткыч сыеклык, кәгазь, шырпы алганнар һәм автобуска ут төрткәннәр.

Хәзер яшьләр клубы җитәкчелеге мәктәп укучыларының әти-әниләрен судка бирергә җыена. Тәртип бозган үсмерләр китергән зыян бер миллион сумлык булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев