Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшен яшьнәгәндә ничек исән калырга?

“Күрәчәгең булса, күркә чукып үтерә”, - дисәләр дә, яшен белән шаярырга ярамый. Хәвефсезлек кагыйдәләрен һәрчак истә тотарга кирәк.

Яшен вакытында ачык урында булсагыз:
–    кесә телефонын һәм башка җайланмаларны сүндерегез, кулчатыр кулланмагыз;
–    биек агачлар астына (аеруча ялгыз агач булса) яшеренмәгез. Белгечләр, аеруча имән, тупыл, чыршы, нарат астына качмаска куша;
–    ышыкланыр урын булмаса, җиргә ятарга яки коры чокырга, ызанга, буразнага чүгәләргә кирәк. Җиргә якынрак булырга тырышыгыз;
–     яшен вакытында урманда калсагыз, тәбәнәк үлән арасына яшеренегез;
–    яшен вакытында су коенырга ярамый. Яшен күренүгә су яныннан, ярдан китегез;
–    суга якын куакларга ышыкланырга да уйламагыз;
–    көймәдә булсагыз, ярга таба ишегез, судан чыгу җаен карагыз;
–    яшен вакытында йөгерергә, велосипедта йөрергә ярамый;
–    ышык урын эзләргә туры килсә дә, йөгермәгез, сабыр гына атлап барыгыз;
–    калкулыкта булсагыз, түбәнгә төшегез;
–    автомобильдә китеп барсагыз, туктагыз. Бу хәтәр үтеп киткәнче биек агачлар булмаган юл читендә яки махсус тукталышта торыгыз.
–    тәрәзәләрне ябыгыз, антеннаны төшерегез, машинада гына утырыгыз;
–    велосипед һәм мотоциклның бу вакытта гомер өчен куркыныч тудыруы бар. Аларны җиргә яткырырга һәм, ким дигәндә, 30 метрга читкәрәк китеп торырга кирәк, дип яза Өмет.

 

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X