Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшьлегенә кайтты мәйдан да

Авыл җирендә гомер сөргән һәр кеше өчен туып-үскән җирен гүзәллеккә төргән, балачактан онытылмаслык рәвештә хәтергә сеңеп калган, торган саен ешрак искә төшкән риваятькә тиң урыннар бар.

Минем өчен ул Лениногорскига барганда уңда калган, кайчандыр гөрләп район сабантуйлары узган Иске сабантуй мәйданы! Юлда еш йөрергә туры килгәнлектән, елның теләсә кайсы фасылында, күздән югалганчы, каерылып мәшһүр мәйданны күзәтәм... Миңа яшәешенең төп максаты итеп Шөгер төбәгенең кабатланмас  гүзәл табигате, хаклы рәвештә Урал итәген тәшкил иткән таулар итәгенә ябышып үскән бәлзәмгә тиң чишмә сулары тәмен ярларына ятып эчкән, тарихи Шушма суларында коенып үскән, чәчәкле болыннарының кабатланмас матурлыгына биредәге уңган-булган, һәркайсы җитмеш төрле һөнәр иясе, талантлы, күңеле бай якташлар арасында яшәү олы мәртәбә! Халкыма чорлар узса да тоныкланмас, телдән төшмәс “Шөгер” җырын биргән биниһая рухи мираска ия  Шөгер төбәге турында язу үзем теләп алынган изге гамәл, калыпларга сыймас дәрәҗә!

     Агымдагы елның ундүртенче июлендә туган ягымда искиткеч якты, көтелмәгән шатлыклы вакыйга булды-якташыбыз, танылган җырчы, милләтпәрвәр Илсөя Бәдретдинова Иске сабантуй мәйданын яшьлегенә кайтарды - күпме еллардан соң, райондашларына мәдәни Сабантуй бүләк итте! Көндезге өчтә мәйданда энә төшәрлек тә урын калмаган иде! Үткәнне сагыну, бүген кабат биредә очрашу  меңнәрчә кешене монда китерде. Иң куандырганы самими, эчкерсез, сабыйларча бәхеткә төренгән, күптән күзәтелмәгән кояшлы елмаю. Кешеләр озак күрешмәсә әлеге илаһи хисләрне кичерә.Могаен бөтен Лениногорск шәһәре, район халкы, республиканың төрле районнарыннан җыелган кешеләр олы шатлык хисләре кичергәндер! Асфальт юлның ике ягыннан, Мөэмин-Каратай авылы чатыннан алып Иске шөгергә кадәр, машина куярга мөмкин булган аклан, аланнар, мәйданчыклар төрле затлы машиналар белән тулган. Минем моңа кадәр иске сабантуй мәйданына моның кадәр халыкның җыелганын күргәнем юк! Түгәрәк эченә узсаң адым саен кибетләр, чәйханә, ашау-эчү рәтләре тезелеп киткән. Истәлеккә сувенирлар кирәкме, балаларга бүләк телисеңме,  күптән очрашмаган туган-тумача, дус-иш, танышлар, фикердәшләр белән җанлы тансык әңгәмә корасың киләме?! Рәхим ит кардәшем, милләттәшем!  Илсөя бу бәйрәмне синең өчен, кадерле якташлары өчен оештырды.

     Тамашага киләсе көнне, әле кояш торыргамы, юкмы дип ятканда күңелгә илһам килде. Кулга кәгазь-каләм алып дөньяның иң гүзәл почмагы Шөгер төбәгенә, Иске Шөгер авылында дөньяга килеп, кечкенәдән җыр-моңга гашыйк, башлангыч сыйныфта җыр бүләк итәргә дип тәүге тапкыр сәхнәгә менгән, Шөгер сабантуенда кыюсыз гына “Шөгер” җырын башкарган, якташлары үз итеп, яратып ихлас күңелдән кул чапкан, менә дигән заманча мәдәният йортында бүгенге очрашуын уздырмыйча, балачагы, яшьлеге хәтирәләр белән бәйле мәйданда Мәдәният туе оештырган Илсөя Бәдретдиновага багышлап шигырь иҗат иттем! Олы сәхнәдә хөрмәтле сандугачыбыз Илсөя белән янәшә басып яңа шигыремне тәкъдим итү минем тормышымдагы иң бәхетле мизгелләрнең берсе дип саныйм! Туган ягыңны өзелеп ярату, гомереңне аңа багышлау, төбәгеңдә халык горурланырлык талантлар булуы олы бәхет түгелме?! Мәркәзебез Казаннан Татарстанга, татар халкына танылган җырчыларның, сәнгатькәрләрнең Моң бүләк итүләре бәйрәмне баетты, бизәде. Республиканың сәхнә тоткан былбылларын чакырып кайтарган иде шул Илсөябез! Кунакларның исемнәрен барлап чыксам кемдер онытылыр дип шикләнәм. Ә шулай да Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Рифат Зарипов, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Руслан Кираметдинов, Ильмира Нәгыймова, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Зөлфирә Шәйдуллина, алып баручы, нәфис сүз  остасы, җырчы Алмаз Мирзаянов һәм башкалар моңга сусаган халыкның күңелен ачты. Иске мәйданның халык –тамашачы белән тиз генә саубуллашасы килмәде! Төн уртасына  кадәр җыр-бию, уен-көлке дәвам итте! Төбәгебез халкын бер мәйданга туплаучы, якташларына Бәйрәм бүләк иткән, туып-үскән җиреннән башка көн итүне күз алдына да китерә алмаган Илсөя Бәдретдиновага, әлеге изге гамәлне томышка ашырырга ярдәм кулы сузучыларга - Лениногорск муниципаль районы башлыгы Хөсәенов Рәгать Галиәгъзәм улына, НГДУ “Лениногорскнефть” идарәсе җитәкчесе Нурмөхәммәтов Рафаэль Сәетовичка, Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһаповага, якын итеп килгән якташларыбызга, тарихка кереп калырлык Бәйрәм өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә! Халык җанына бәлзәм салган әлеге чаралар дәвамлы булсын иде! Ә инде язмамны яңа иҗат иткән шигырь белән тәмамлыйсым килә.

Илсөяне бүген ил сөя

Туган як бит әни сыман газиз,

Һәр баласы өчен ул көя.

Шөгер ягы “Шөгер” җырын бирде,

Илсөяне бүген ил сөя!

Тугачтын да Урал итәгенә

Ябышып үсә безнең ул-кызлар.

Чишмәләре көйләп аккан төштә

Халкын зурлап яши шагыйрьләр.

Иске Шөгер моңнар коесы ул,

Коелары инде кипсә дә.

Мондагылар моңнан яратылган -

Җырлап яшәр чорлар үтсә дә!

Урамнарда гармун тынганы юк,

Табындырган төбәк шушы ла.

Көйли калсак зәңгәр күктә әнә

Түзәлмичә тургай кушыла.

“Ачы тау”га алып менәсең син,

Тау түбәсе кардан ачылгач.

Күргәнем бар, син җырлаган чакта

Иңнәреңә куна сандугач.

Актанышны, Арчаларны беләм,

Күргәнем бар минем ул җирне.

Әйләнәсе сигез ярым чакрым

Шөгер якын, үтә кадерле!

Туган нигез истән чыгамыни,

Йөрәкләрдә беләм, гомергә.

Сагынулар чиктән аша калса

Илсөябез кайта Шөгергә!

Туган як бит әни сыман газиз,

Һәр баласы өчен ул көя.

Шөгер ягы “Шөгер” җырын бирде

Илсөяне бүген ил сөя.

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев