Шәһәребезнең "Айсылу" балалар театры Казаннан - "Ватан" фестиваленнән җиңү белән кайтты. Яшьләр иҗаты фестиваленең йомгаклау туры "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Дүрт көн буена барган бәйгедә безнекеләр сынатмады. Алар конкурсның "Фольклор" төре буенча "Бәби ашы" күренешен күрсәтеп, өченче призлы урын алды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз