Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Язгы чакырылыш вакытында Татарстан егетләре повесткаларны гадәти рәвештә алачак

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты хәрби хезмәткә чакырылуның ничек узачагын аңлатты.

 

Татарстанлыларны яз көне хәрби хезмәткә традицион ысул белән чакырачаклар. Бу хакта ТР Хәрби комиссариаты официаль документында хәбәр ителә.

„Хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чараларга чакырылырга тиешле гражданнарга хәбәр итү “ Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль закон,  № 663 карары, РФ Оборона министрының 2007 ел, № 400 боерыгы нигезендә катгый рәвештә башкарылачак", — диелә документта.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда 2021 елның язында армиягә чакырылучыларның электрон почта яки социаль челтәр аша повесткалар алуы турында мәгълүмат пәйда булган иде. ТР Хәрби комиссариаты һәм Хәрби комиссар Сергей Погодин бу мәгълүматларны фейк дип атады һәм кире какты.

 

 "Татар информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев