Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Гүзәлия:"Ярты елга 30га якын җыр иҗат итәм"

Мәскәүдә яшәүче җырчы һәм композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән җырларны күп кенә танылган артистлар башкара. Аның җырлары уңышка ирешеп, хәтта кайбер җырчыларның үзләрен дә халыкка танытты. Гүзәлия исә илһамланып яңадан-яңа җырлар иҗат итә. Бүгенге көндә ул 15 җыр һәм 5 дуэт тупланган "Яныңа агылам" исемле җыентык әзерләү белән мәшгуль. -...

Мәскәүдә яшәүче җырчы һәм композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән җырларны күп кенә танылган артистлар башкара. Аның җырлары уңышка ирешеп, хәтта кайбер җырчыларның үзләрен дә халыкка танытты.
Гүзәлия исә илһамланып яңадан-яңа җырлар иҗат итә. Бүгенге көндә ул 15 җыр һәм 5 дуэт тупланган "Яныңа агылам" исемле җыентык әзерләү белән мәшгуль.
- Гүзәлия, җырларны еш язасызмы? Әйтик, ярты елга ничә җыр иҗат ителергә мөмкин?
- Еш языла дияр идем. Ярты елга 30га якын җыр иҗат ителә.
- Җыр сорап мөрәҗәгать итәләрме? Иҗат җимешләрегезне һәр кешегә бирәсезме?
- Көн саен дистәләгән кеше шалтырата, яза. Алар арасында чын җырчылар да, җырчы булырга теләүчеләр дә бар. Юк, бөтен кешегә дә яза алмыйм инде, ул кадәр үк язып булмас.
- "Гүзәлия һәм 7 егет" дип исемләнгән кызыклы программа оештырырга уйлыйсыз икән?
- Әйе, ләкин билгеле сәбәпләр аркасында аны Яңа елдан соң гына тәкъдим итәчәкбез. Җиде егет дигәннәре ул - Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Булат Нигъмәтуллин, Радик Юльякшин, Ранил Нуриев, Эмиль Эфенди, Рәдиф Әхмәдиев. Хатын-кызлардан үзем генә булам.
- 14 ноябрь көнне Мәскәүдә икенче тапкыр Татар яшьләре көне узды. Анда, белүемчә, сез дә катнашкансыз?
- Татар яшьләре көне кысаларында "Хәрәкәт" яшьләр проекты бәйгесен җиңүчеләрен ачыклау чарасы да узды. Аны Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештырды. Быел бәйге 6 номинациядә узды. Чараны җырчы Сөмбел Билалова һәм Азат Галләмшин алып барды. Казаннан "Алканат" төркеме дә килде. Халык бик яратып кабул итте.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/51000-g%D2%AFz%D3%99liya-yartyi-elga-30ga-yakyin-%D2%97yir-yazyila.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гузэлия Певица Гузалия