Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЙОЛДЫЗЛЫК БИЛГЕСЕ БУЕНЧА ИР-АТЛАР РЕЙТИНГЫ

Укыйбыз

12 нче урында – Балыклар  

Бу йолдызлыкта туган партнер белән һәрвакыт боргаланып-сыргаланып йөрергә кирәк. Ул бик зирәк. Үзенә уңайсыз вакытларда нәрсә булганын аңламаганга сабыша яки страус кебек башын комга тыга. Нәкъ менә шушы сыйфатлары белән хатын-кызларны үзенә тарта да. Әгәр дә ул сездә кызыксыну уята икән моны күрсәтегез, шул ук вакытта артык бәйләнчек тә булырга кирәк түгел. Югыйсә, ул качачак.  

11 нче урында – Игезәкләр 

Күпчелек ир-ат игезәкләргә кайгыртучан «әни» кирәк. Ул рольне алырга сез әзерме? Иң элек шул хакта уйлагыз. Аннан баш тартмыйсыз икән чиксез сабырлык, рухи көч кирәк булачак. Җитмәсә, алар мөнәсәбәтләрдә үзләрен мәче кебек тота. Өйдәге җылылыкны да яраталар, шул ук вакытта иректән дә баш тартмыйлар: берүзләре генә күңел ачарга чыгып китәләр.  

10 нчы урында – Сукояр 

Әлеге йолдызлык билгесенең стихиясе –Һава. Шуңа күрә ир-ат сукоярлар мөнәсәбәтләрдә дә «очучанрак». Вәгъдә бирүдән, гомумән, кемгәдер бәйлелектән качалар. Ул беркемнеке дә булырга теләми, шуңа гаиләне зур йөк кебек кабул итә. Игътибарын җәлеп итү өчен  аны сокландырырга кирәк булачак. Гаиләдә төрле рольдә булу мөһим: дус та, сөяркә дә, зирәк киңәшче дә. Күңелсез булмаячак.  

9 нчы урын – Үгезбозау 

Үгезбозау ир-ат десерт булса, ул сезнең тарелкада шоколадлы мусс булыр иде. Башны әйләндерерлек мөлаем. Хатын-кызларга ни кирәген белә. Гади итеп әйткәндә, ул менә дигән сөяркә булырга кандидат.Тик мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерер вакыт җиткәч «уен»ның тәмен югалта. Гаиләдә аның бер сыйфаты ачылачак. Сез аныкы гына булырга тиеш! Күңеленең бер почмагында ташланудан куркып яши. Шунысын да онытмаска кирәк: үгезбозау ир-атлар гадәтләрен үзгәртергә яратмыйлар. Шул рәвешле, сезгә бик күп сабырлык кирәк булачак.  

8 нче урын – Кыз  

Алар – романтиклар. Үзләре кебек үк акыллы, сөйкемле, прагматик характерлы хатын-кыз эзлиләр. Ныклы гаилә төзергә омтылалар. Алар дөньясында барысы да уйланылган, ышанычлы һәм уңайлы булырга тиеш. Тотрыклылык эзлисез, партнерыгызның эчпошыргыч булуын кабул итә аласыз икән бу йолдызлыкта туган ир-атлар белән гаилә кора аласыз. Алар бер тапкыр һәм гомерлеккә дип өйләнә.  

7 нче урын – Кучкар 

Беренче карашка, гайрәтле кучкар өчен мәхәббәт тормыш кыйммәтләре исемлегенең ахырында гына кебек. Кул белән ишарә ясауга ук алдыгызга килеп тезләнмәячәк. Гашыйк булыр өчен ул хатын-кызга сокланырга тиеш. Кучкар ир-атны үзегезнеке итәргә телисез икән ул бу хакта сизенергә дә тиеш түгел. Мондый уенның мәгънәсе нәрсәдәме? Кучкарлар сезне үзенеке итәр өчен бөтен көчен куячак.  

6 нчы урын –Укчы 

Укчы ир-ат киноперсонаж булса, джунглилар герое – Тарзан булыр иде. Аның иң яхшы сыйфаты – гадел һәм һәрвакыт турысын әйтү. Бәлки  хатын-кызларның күңелен дә аңлап бетермидер, тик ул аларга хөрмәт белән карый. Мондый ир-атка ошар өчен бары тик чын күңелдән елмаеп, аның ягына күз атырга гына кирәк. Алар хакында «гади егет» диләр. Гаиләдә укчылар тугры, юмарт һәм  бик сабырлар.  

5 нче урын –Кысла 

Йолдызлыктагы иң тугры билге. Бер мизгеллек ләззәт алу өчен яраткан хатын-кызына хыянәт итәргә башына да килмәячәк. Үзе дә хыянәтне гафу итми. Артык ирек яраткан хатын-кызларны яратмый. Кысла гашыйк була икән  сөйгәнен тәүлегенә 24 сәгать буе кайгыртачак.  

4 нче урында – Арыслан 

Арысланнарның төп кимчелеге: горурлык һәм үзен ярату. Аның каравы  бик мөлаем, кыю ир-ат. Алар бик зәвыклы. Зиннәтнең нәрсә икәнен белә. Юмарт. Яраткан хатын-кызын канәгатьләндерү өчен ихластан барысын да эшләячәк. Аның белән бергә булырга телисез икән уйларын укырга өйрәнегез. Ул эчке дөньясындагы хисләрне сөйли белми.  

3 нче урын – Кәҗәмөгез 

Җитди, тырыш кәҗәмөгез ир-ат мәхәббәттә капма-каршыны эзли: аның күңелен җиңел харатерлы, хисчән, һәрбер туган көнгә шатлана белүче хатын-кыз яулачак. Ышанычлы кәҗәмөгез янында үзегезне бер кайгысыз күбәләк итеп хис итәрсез.   

2 нче урын – Чаян 

Бик күрсәтергә теләмәсә дә чаян ир-атларның тормышында хатын-кыз белән мөнәсәбәтләр мөһим роль уйный. Мәхәббәт аның өчен бар кыйммәтләрдән өстен. Яраткан хатын-кызы аны санга сукмый берәр адым ясый икән,  аның өчен ул хыянәткә тиң булачак.  

1 нче урын –Үлчәү 

Акыллы, сизгер, зәвыклы, юмор хисле, тыныч холыклы үлчәү ир-атлар рейтингның беренче урынында. Мәхәббәт аның өчен үзе бер дөнья. Ул матурлыкны ярата. Гаилә аның өчен тормыш кыйммәтләренең берсе. Үлчәү белән күңелсез булмаячак – алар тормыштан ләззәт алып яшәргә ярата. Шул ук вакытта бик эш сөючәннәр.  

чыганак:http://syuyumbike.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X