Йорт янында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә ярыймы?
Моны яңартылган җир кишәрлекләрен файдалану төрләре классификаторы үз көченә керүе белән бәйлиләр.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы белән расланган классификаторга, чыннан да, үзгәрешләр кертелде һәм «рөхсәт ителгән» төрләре тасвирламалары тәгаенләнде.
"Әлеге редакциядә классификаторның «җиләк-җимеш, яшелчә, бахча» дигән сүзләре төшереп калдырылган, әмма гомуми формулировка - «авыл хуҗалыгы культуралары» үстерү", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина. Соңгы билгеләмә үз эченә, югарыда санап үтелгән культураларны һәм башка культураларны да үз эченә ала. Мәсәлән, бөртекле, кузаклы, җиләк-җимеш, азык, майлы, дару, чәчәк үсентеләре һәм башкалар авыл хуҗалыгы культураларына керә. Шуңа күрә өй янындагы участокта яшелчә һәм җиләк-җимеш утыртырга мөмкин», - дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте
фото:leninogorsk.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев