Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЮХИДИ хезмәткәрләре, ялган ОСАГО полисларын ачыклау өчен, яңа җайланма файдалана башлаячак

Соңгы арада автомобиль хуҗалары арасында ялган ОСАГО полисларыннан файдаланучылар саны ешайган. Алар җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин, чөнки ОСАГО полислары рәсми документ булып санала. Әлеге төр җинаять кылучылар 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм калырга, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә мәҗбүр ителергә мөмкин. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР...

Соңгы арада автомобиль хуҗалары арасында ялган ОСАГО полисларыннан файдаланучылар саны ешайган. Алар җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин, чөнки ОСАГО полислары рәсми документ булып санала. Әлеге төр җинаять кылучылар 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм калырга, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә мәҗбүр ителергә мөмкин.
Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Радик Рамазанов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ЮХИДИ хезмәткәре таләбе буенча ОСАГО полисы урынына ялганын күрсәткән өчен дә ярты елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шулай ук 80 мең сум яки ярты еллык хезмәт хакы күләмендә штраф салыну мөмкинлеге дә бар.
"Бу бик җитди мәсьәлә. Законның барлык таләпләрен үтәп юлда йөргән граждан, ялган полислы машина йөртүче аркасында юл һәлакәтенә эләкккән очракта, кыен хәлдә калырга мөмкин. Чыгымнарны каплау өчен судларга мөрәҗәгать итәргә һәм күп вакыт сарыф итәргә кирәк булачак", - дип, ялган документның нинди нәтиҗәгә китерү ихтималына игътибар юнәлтте Радик Рамазанов.
Әлеге мәсьәләне чишү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре эш урыныда яңа җиһазлар булдырылган. Бу - иминиятчеләр берлеге базасына керү мөмкинлеге бирә торган программалы компьютерлар һәм планшетлар. Әлегә Татарстанда шундый 200 ләп компьютер урнаштырылган, тагын шуның кадәр планшетка махсус программа урнаштырылачак. Аның нигезендә, полисның серия номеры аша ОСАГОның рәсмиме-ялганмы икәнен ачыклап булачак. Бу система инде узган атнада ук гамәлгә кертелгән. "Арзан бәягә алданып, үз транспорт чарагыздан колак кага күрмәгез", - дип кисәтә машина йөртүчеләрне ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары.
Республикада ялган ОСАГО полисларыннан файдалануның 5 очрагы теркәлгән. Россия буенча ялган полислар исә якынча 10 процент тәшкил итә, дип хәбәр ителде журналистларга.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полис ОСАГО