Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Юл һәлакәте урыныннан качкан машина йөртүчеләргә җинаять эше кузгатылачак

Моңа кадәр гамәлдә булган закон нигезендә машина йөртүче 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.

Юл һәлакәте булган урынны ташлап киткән машина йөртүчеләр 24 апрельдән җинаять җаваплылыгына тартылачак. Бу хакта  бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдурахманов хәбәр итте. 
 
Моңа кадәр һәлакәт урыннынан качкан машина йөртүчегә  административ җаваплылык кына каралган булган. Хәзер исә Җинаять кодексының 264 нче маддәсе нигезендә, җинаять эше кузгату каралган. 
 
Һәлакәткә юлыгучылар зыян күргәндә һәм үлүчеләр булганда, машина йөртүче 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән һәм юл йөрү таныклыгыннан колак каккан. Хәзер андыйларга карата кырысрак чаралар күреләчәк. 


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185853/

Фото: архив/Александр Эшкинин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев