Реклама
Шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә республика хәйрия акциясе кысаларында гаилә талисманнары җыю башланды. Яңа өйләнешүче өч пар үзләренең гаилә символларын алып килеп тапшырган инде. Авыру балалар язмышына битараф булмаучы башка лениногорскилылар да әлеге акциягә кушыла ала. Моның өчен үз кулыгыз белән ясалган яки сатып алынган гаилә талисманын 20 августка кадәр ЗАГС бүлегенә...
Яңа өйләнешүче өч пар үзләренең гаилә символларын алып килеп тапшырган инде. Авыру балалар язмышына битараф булмаучы башка лениногорскилылар да әлеге акциягә кушыла ала. Моның өчен үз кулыгыз белән ясалган яки сатып алынган гаилә талисманын 20 августка кадәр ЗАГС бүлегенә китерергә кирәк.
Адресы: Лермонтов урамы, 48 нче йорт. Бөтен республика буенча җыелганнан соң алар "Нечкәбил" конкурсы кысаларында үткәрелгән ярминкәдә сатылачак. Ә аннан кергән акчалар Анжела Вавилова фондына тапшырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз