Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

"Заман сулышы"ннан Яңа елга бүләк

Менә 2013 елның беренче яртыеллыгына газет-журналларга язылу чоры тәмамланды. Язылу кампаниясе башланганнан бирле, редакция телефоны тынмады диярлек. Шушы аралыкта приз отарга теләп, безгә 200 дән артык кеше квитанция номерын хәбәр итте. вәгъдә ителгәнчә, 26 декабрьдә язылучыларыбыз арасында 10 приз уйнаттык. Мондый чарага һәрвакыт читтән кеше чакырабыз. Ул, беренчедән, бәйрәм төсмере...

Менә 2013 елның беренче яртыеллыгына газет-журналларга язылу чоры тәмамланды. Язылу кампаниясе башланганнан бирле, редакция телефоны тынмады диярлек. Шушы аралыкта приз отарга теләп, безгә 200 дән артык кеше квитанция номерын хәбәр итте. вәгъдә ителгәнчә, 26 декабрьдә язылучыларыбыз арасында 10 приз уйнаттык.


Мондый чарага һәрвакыт читтән кеше чакырабыз. Ул, беренчедән, бәйрәм төсмере өстәсә, икенче ягы да бар: дөрес уйнатылмый, дигән кебегрәк икеле-микеле уйларга чик куя. Бу юлы редакциягә даими укучыларыбыз Мәгъдия апа белән Кафия апа Әгъләмова килеп, игътибар белән күзәтеп утырды. Шулай итеп, чәршәмбе көнне, 13.00 сәгатьтә, квитанция номерлары язылган кәгазьләрне дүрткә бөкләп барабанга тутырдык та, приз уйнатуны башлап җибәрдек. Җиңүчене ачыкларга нәни кызчык Айзилә ярдәм итте. Беренче приз - йомшак мендәр иде. Аңа Лыжная урамы, 3 нче йорт, 41 фатирдан Роза Гаррапова лаек булды. Киләчәктә дә Роза апа шул мендәргә кырын ятып, "Заман сулышы"ның һәр санын укып барыр дип ышанасы килә. Икенче бүләк - стена сәгатенә Яңа Шөгер, Чкалов урамы, 29 нчы йорттан Марат Купаев ия булды. Аның беренче тапкыр гына приз отуы түгел. Ул күп еллардан бирле газетны алдыра һәм киләсе елга да яраткан газетыннан аерылмас дип уйлыйбыз. Шундый тугры укучыларыбыз булуына без бик шат. Сәгать аңа подписка вакытында соңга калмыйча газетка язылырга кирәклеген исенә төшереп торыр, дип өметләнәбез. Өстәл лампасы Сугышлы авылыннан Зәмзәмия Садриевага чыкты. Бик кирәкле әйбер - үлчәү Кирлегәчтән Хәнәфия Мокыймовка эләкте. Чираттагы җиңүчебез мунча керергә ярата ахырысы. Чөнки мунча кирәк-яраклары тутырылган пакет Яңа Шөгердән Әсхәт Хөббәтуллинга эләкте. Ә пешерергә яратучы хуҗабикәләр өчен иң кирәкле һәм файдалы приз - 3 литрлы көнбагыш мае Ленин урамы, 6 "А" йорт, 19 нчы фатирдан Фиалка Гариповага китте. Кер юу өчен 3 килолы порошок Бәкердән Халисә Гуловага "очты". Чираттагы бүләк - чәйнек иде. Ул Кошевой урамы, 7 нче йорт, 41 фатирдан Миңнур Сәлимҗановага эләкте. Миңнур апа тәмле чәй кайнаткан саен безне искә алып, алга таба да "Заман сулышы"ның тугры укучысы булып калыр, дигән өмет бар. 10 килолы шикәр комы да үз хуҗасын тапты. Бу Түбән Чыршылыдан Тәнзилә Фәрхетдинова. Чәегез һәрвакыт, баллы һәм тәмле булсын, кичегез "Заман сулышы" газетын укып үтсен. Соңгы приз - 10 килолы югары сортлы онга Сугышлы авылыннан Җәмил Газизов ия булды.

Җиңүчеләрне бүләк отулары, барлык укучыларыбызны Яңа ел белән котлыйбыз. Сезне призлар артыннан редакциядә (Тукай урамы, 3 нче йорт) көтеп калабыз. Килгәндә үзегез белән квитанция, паспорт, ИНН һәм пенсия полисын (пластик) да алып килергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Приз