Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Заман сулышы" газетка язылучылар арасында бүләкләр уйната

“Заман сулышы” газетына 4 июньнән 8 июньгә кадәр язылучылар арасында призлар уйнатабыз. Анда катнашуның ике юлы бар. 

Беренчесе. Дүшәмбе-җомга көннәрендә, почта аша газетка язылыгыз һәм 5-07-72 телефоны буенча квитанция номерен, кайчан язылуыгызны редакциягә хәбәр итегез. Бүләкне җомга көнне 16.00 сәгатьтә редакциядә уйнатабыз, үзегез килсәгез дә була, бу очракта телефоннан хәбәр итәргә кирәкми, тик квитанциягезне алып килергә онытмагыз. Адресыбыз: Лениногорск шәһәре, Тукай урамы 3нче йорт.

Икенче юл. Газетка альтернатив юл белән, яисә редакция аша язылып, үзләре килеп алучылар өчен. Сез язылуыгыз турында 5-07-72 телефоны буенча хәбәр итә аласыз, үзегез килсәгез дә яхшы булачак. Шул көнне 16.00 сәгатькә кадәр килеп язылсагыз да ярый. Без сезнең квитанцияне башкаларныкы белән бергә барабанга салып әйләндереп бүләк ияләрен билгелиячәкбез.

Приз уйнатуда авылда яшәүчеләр дә, шәһәр халкы да катнаша ала. Әйдәгез, язылыгыз һәм бүләк отыгыз. 

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев