Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Жанна Фриске вафат

Дүшәмбе, 15 июнь кичендә, танылган җырчы Жанна Фриске вафат булды. Озакка сузылган каты авырудан соң, кичке сәгать 10да җырчының күзләре мәңгелеккә йомылган. Жанна Фриске ике елга якын ракка каршы көрәште. Аңа барлык кеше ярдәм итәргә теләде. Хәйрия фондына танылган шәхесләрдән алып, гадәти гаилә әгъзалары да бик теләп акча күчерде. Җырчыны...

Дүшәмбе, 15 июнь кичендә, танылган җырчы Жанна Фриске вафат булды. Озакка сузылган каты авырудан соң, кичке сәгать 10да җырчының күзләре мәңгелеккә йомылган.
Жанна Фриске ике елга якын ракка каршы көрәште. Аңа барлык кеше ярдәм итәргә теләде. Хәйрия фондына танылган шәхесләрдән алып, гадәти гаилә әгъзалары да бик теләп акча күчерде. Җырчыны чит ил клиникалары да дәвалап карады. Соңгы вакытта хәтта аны сихәтләнә, күбрәк гаиләсе янында икән, дип тә сөйләделәр.
Кызганыч, Жанна Фриске авыруны җиңә алмады. 8 июльдә аңа 41 яшь тулган булыр иде. Җырчының улы Платон ятим калды.
Ходай мәрхүмнең якыннары һәм туганнарына сабырлык насыйп итсен.
(intertat.ru сайтыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: певица