Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзәк Банк халыктан вак акча җыю буенча тәҗрибә үткәрергә ниятли

Эксперимент 2022 елда илнең бер төбәгендә узачак.

Үзәк Банк махсус автоматлар аша россиялеләрдән вак акча җыю белән шөгыльләнәчәк.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, регулятор шундый проект игълан иткән.

Үзәк Банк ел саен гаять күп санда вак акча чыгаруга заказ бирә (әйтик, 2020 елда ул 1,3 миллиард данәдән артып киткән – бу илдәге һәр кешегә тугызар вак акча туры килә дигән сүз). Шул ук вакытта, исәп-хисап ясаганда аларны куллану кими: тиеннәрнең зур өлеше әйләнешкә чыкканнан соң гражданнарның акча янчыгында җыела, алар алга таба бу акчаларны нишләтергә икәнлеген белми.

Эксперимент 2022 елда илнең бер төбәгендә узачак. Россия Банкы вак акча кабул итү өчен терминаллар кулланырга ниятли. Алардан файдаланганда комиссия алынмаячак яки ул минималь булачак, дип искәрттеләр регуляторда. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев