Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзәк китапханәдә әдәби бакчада күңелле булды

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә “Әдәби бакча” клубы кысаларында, “Хатын-кызга чәчәк бирегез” дип исемләнгән әдәби кичә узды.


Әлеге чара шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына да багышланды.

Әдәби-музыкаль кичәдә китап сөючеләрдән тыш, шәһәребезнең милли йөзен күрсәтүче,  мәдәният сараенда эшләп килүче “Сүнмәс ялкын” ансамбле дә катнашты. Кичә барышында без татар халкының әдәби-мәдәни мирасын барладык: милли җырлар, уеннар, биюләрне хозурланып карадык.

Бәйрәм кунаклары яңа китаплар, газеталар һәм журналлар белән таныштылар, кызыклы әдәби викторинада катнаштылар. Әлфия Ситдыйкованың «Дөнья тәгәрмәче» повестеннән укылган өзек укучыларда зур кызыксыну уятты.


Ләйсән Рахманова,  Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев