Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзәк район хастаханәсе баш табибы: авыручылар күп, табиблар җитешми

11 октябрьдән Татарстанда кайбер категория гражданнар өчен коронавирус инфекциясеннән мәҗбүри вакцинация кертелде.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров әйтүенчә,  Куар-код һәм башка чикләүләр  юк сәбәпне бар итеп уйлап чыгарылган чаралар түгел.

-Бүгенге көндә шәһәр һәм район буенча ковид мәсьәләсе кискен тора. Ковидка каршы госпитальнең өч пункты да, алар  - медсанчастьтә, балалар хастаханәсенең Б корпусында һәм аеруча көчле авырулар өчен үзәк хастаханәдә реанимация бүлегендә – барысы да тулы. Ашыгыч ярдәм бригадалары һәр көнне 40-50 чакыру буенча бара.  Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр арасында чирләүчеләр күп. Коронавирус  һәм вируслы пневмония диагнозы куелган авыруларның 94-96% ы вакцина ясатмаган.

Бүгенге көндә аны ясату өчен шәһәрдә өч пункт бар: үзәк хастаханә, медсанчасть һәм ветераннар советы бинасында . Тиздән шәһәрнең  үзәк базарында да шушындый пункт эшли башлаячак. 

Бик өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә килеп вакцина ясауны оештыру хакында планлаштырабыз.  Хастаханәләрдә  табиблар җитешмәү зур кыенлык тудыра. Кече медицина персоналына килгәндә, бу очракта ярдәмгә авыллардагы фельдшер- акушерлык пунктлары хезмәткәрләре ярдәмгә килә, - ди Рим Әмиров.

Тулырак: "Заман сулышы" газетында укый аласыз

 

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X