Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй урманында кешеләргә ташланган аю турында яңа мәгълүмат бар

Кичә интернетта ике дус ир-атны Зәй урманында аю ботарлап ташлавы турындагы хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Алынган чыганаклары күрсәтелгән әлеге коточкыч мәгълүматны без дә бастырып чыгардык. Аю ботарлап аткан ир-атларның гәүдәсен аланлыкта табып алынган, ә ерткыч хайванны атып кына тынычландырып булган, диелде әлеге хәбәрдә. Бактың исә, әлеге яңалыкның Татарстан белән...

Кичә интернетта ике дус ир-атны Зәй урманында аю ботарлап ташлавы турындагы хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Алынган чыганаклары күрсәтелгән әлеге коточкыч мәгълүматны без дә бастырып чыгардык.
Аю ботарлап аткан ир-атларның гәүдәсен аланлыкта табып алынган, ә ерткыч хайванны атып кына тынычландырып булган, диелде әлеге хәбәрдә.
Бактың исә, әлеге яңалыкның Татарстан белән бәйлелеге юк икән. Әлегә бу мәгълүматның "чишмә башы" кайдан бәреп чыгуы да билгеле түгел. Кемдер бу хәлне Ерак Көнчыгышта булган, ди. Ә социаль челтәрдәгеләр төрле шәһәрләрне мисалга китереп, кызу гына бәхәс куерта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аю

2
X