Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Илмира Нәгыймованың "Ялгыш адым"ы...

Җырчы тормышындагы иң авыр хәл турында җыр язган.

- Апамның гыйбрәтле язмышына багышлап, «Ялгыш адым» дигән беренче җырымны яздым, - дигән ул "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. - Олы апам Лилия урыс егете Сергейга кияүгә чыккан иде. Әти-әнием кияүләре урыс милләтеннән булачагын белгәч, башта каршы төштеләр, ә аннары ризалаштылар. Апам кияүгә чыкты да Мәскәүгә күченеп китте.

Сергейның әнисе чиркәүдә эшләгәч, апам да христиан динен алды. Глеб исемле уллары туды. Бервакыт апам авылга кайтырга җыенып йөргәндә ире белән бик каты ачуланыша. Шул көнне өйдән чыгып китә һәм юлда авариягә тарый. Аның артыннан Сергей да югала.

Апамны җирләдек, ә менә Сергей турында 10 ел буена бер хәбәр дә булмады. Аның әти-әниләре безнең белән башта аралашмады, уллары югалуда безне гаепләделәр. Хәзер аралар җайланды. Глеб әнисенең каберен күрергә дә кайтты. Апамның үлемен барыбыз да авыр кичердек. «Ялгыш адым» җыры хәсрәткә үрелеп, үзеннән-үзе язылды. Аның көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иттем. Шуннан соң йөздән артык җыр яздым.

Автор:Резеда Галикәева

Фото Ильмира Нагимованың Инстаграм челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ильмира нагимова эльмира сулейманова ялгыш адым жыры