Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Римма Ибраһимова Фирдүс Тямаев турында ни дигән? Фикер...

Җыр кайчан үзәккә үтеп керә? Халык кабул итсен өчен җырчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Заманча җырчыларны кайда тәрбиялиләр? Болар һәм башка мәсьәләләр хакында Татарстанның халык артисты, мөгаллим Римма Ибраһимова белән сөйләштек.

– Заман башка, дибез, хәзерге эстрадада моңга урын бармы?   

– Моң дигәндә нәрсәне күз уңында тотасың бит. Күпләр аны мелизм белән бәйли. Алай гына түгел. Бөтен нечкәлекләрен аңлап, шул ук вакытта заман яңалыкларын да кулланган талантлы җырчылар бар бездә. Җырчылар бар, ә менә заманча җырларга кытлык, миңа калса. Хәзер җырчылар үзләре яза, диярсез. Алай ерак китеп булмый шул. Мин дә җыр яза алам, ләкин һәр эшнең профессионаллары булырга тиеш. Җырчы – үз урынында, композиторлар – үз урынында. Нәкъ менә композиторларны әзерләргә кирәк безгә. Консерваториядә композиция бүлеге калдымы икән инде…

– Бәлки хәзер дә сезнең чордагы кебек Мәскәүгә җибәреп укытыргадыр җырчыларны? 

 – Казан консерваториясе бер дигән җырчылар әзерләп чыгара, мин каядыр җибәреп укытуны файдалы булыр дип әйтмәс идем. Һәрхәлдә, Мәскәүдә татар моңын, безнең мелизмнарны яшь башкаручылар күңеленә салырлар дип уйламыйм.   – Мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле. Югары уку йортын тәмамлаган затлы, зыялы яшьләр, мәсәлән, унар көн тулы залга концерт куя алмыйлар. Аларга халык килми.   

– Мин үзем дә, әйтик, Фирдүс Тямаев  кай ягы белән халыкны җәлеп итә икән дип кызыксынып, концертына бардым һәм җавабын таптым да кебек. Безнең профессиональ белемле җырчыларыбыз җырны рәсми рәвештә, бөтен шартын туры китереп җырлый, ләкин күбесенә халыкка якынаю җитми.

Менә Әлфия апага (Авзалова. – Ред.) халык атлыгып тора иде. Ник дигәндә, аны үзенеке, үз ише дип кабул иттеләр. Фирдүс әнә шуны аңлый. Аның энергетикасы да көчле, үзенең халыкныкы булуын да аңлатты. Дөрес, ул үзе дә җырчы түгеллеген таный, әмма халыкның үзәгенә үтә белә. Ул җырламый, җырны сөйләп бирә. Аңа ияреп, халык сикереп тора, кушылып бии, әйдәгез, дисә, ияреп тә китәрләр иде, мөгаен.

Илсөя дә (Бәдретдинова. – Ред.) шундый. Аларның үз йөзе, үз җыры, үз алымнары бар. Бу сыйфатларны үзеңдә тәрбияләү – шулай ук талант. 

Тулырак: http://tulachi.ru/news/v-respublike/khalyk-artisty-rimma-ibraimova-tyamaev-turynda-z-fikeren-ytte

Фото Римма Ибрагимованың шәхси Инстаграм битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фирдус тямаев римма ибрагимова