Балалар бакчасы нәниләре юл иминлеге сагында тора (ФОТОЛАР)
Күптән түгел Лениногорскидагы 19 номерлы балалар бакчасында юл-транспорт һәлакәте буенча социаль акция уздырылды. Бу акциядә тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм юл йорү кагыйдәләре инспекторлары катнашты.
Тәрбиячеләр, балалар, әти-әниләр белән берлектә бу чарага алдан ук әзерләнделәр. Шул тема буенча рәсемнәр, плакатлар, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен белешмәлекләр әзерләделәр. "Шатлык" балалар бакчасы тәрбиячеләре машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлеген, шоферлар балалар гомере өчен җаваплы икәнлекләрен искәрттеләр.
Юл инспекторлары – полиция майоры Виталий Слободин, полициянең кече лейтенанты Айдар Әхмәтов, лейтенант Илнур Мортазин һәм тәрбияче Гүзәлия Сәлимова белән берлектә балалар регулярләштерелмәгән җәяүлеләр юлыннан уздылар. Шул вакытта машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре язылган һәм “Ашыкма", "Кеше гомере синең кулларда" дип язылган белешмәлекләр, җәяүлеләр өчен караңгыда яна торган махсус элементлар тараттылар.
Машина йөртүчеләрне, җәяүлеләрне балаларның мөрәҗәгәте уйланырга мәҗбүр итте. Алар балаларга юлда игътибарлы булырга һәм юл йөрү кануннарын бозмаска вәгъдә иттеләр.
Гүзәл Канзафарова, 19нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев