Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Чаллыда трактор йөртүче баскычына кеше утыртып барган өчен штраф түләячәк

Чаллыда трактор йөртүчене баскычына кеше утыртып барган өчен штрафка тартканнар. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

 

Социаль челтәрләргә урнаштырылган видеодан күренгәнчә, Чаллы проспекты буйлап трактор бара. Аның баскычына кызгылт сары төстәге жилет кигән ир-ат баскан.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тракторчының шәхесен ачыклаган. Ул Минзәлә районында яшәүче 28 яшьлек ир-ат булып чыккан. Трактор йөртүчене административ җаваплылыкка тартканнар. Хәзер аңа штраф түләргә туры киләчәк.

ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, тракторчы үз гаебен таныган һәм әлеге хәлне пассажирга трактордан төш дип күп тапкырлар әйтсәм дә, сүзләремә колак салмады дип аңлаткан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/30/190654/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X