Чит ил машинасы самокатта юлдан чыгучы җиде яшьлек кызны бәрдергән
Кыз баланың баш мие селкенгән.
Чит ил машинасы Казанда юл аша самокатта чыгып баручы җиде яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
«Кичә көндез Тунаков урамындагы 64нче номерлы йорт янында «Киа» автомобиле кыз баланы бәрдергән. Ул әбисе белән юл аша чыга торган булган. Кыз бала самокатта булган», – дип сөйләделәр ЮХИДИдә.
Нәтиҗәдә, кызның баш мие селкенгән, башы бәрелгән һәм боты сыдырылган.
Фото: https://pixabay.com
https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев