Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Исерек хәлдә машина йөртүдә гаепләнүче хатын-кыз суд каршына басты

Шәһәр суды залында 35 яшьлек ханыма карата булган административ хокук бозу эше тыңланды.

Эш материаллары күрсәткәнчә, хатын-кызны исерек килеш машина йөрткән вакытта тоткарлаганнар.  Әмма  хөкем каршында ханым үз гаебен танымаган, юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары аның машинасын туктатканда, ул үзенең пассажир  буларак, машинаның  арткы утыргычында утырганлыгын, ә автомобиль руле артында  үзенең дусты булганлыгын  әйткән.

Узган елның 21 нче декабрь төнендә, Строительная урамында инспекторлар тарафыннан туктатылып, әлеге машина йөртүчегә карата  нинди сәбәпләр аркасында беркетмә төзелгән булуына суд соңрак әйләнеп кайтачак, тыңлаулар кичектерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев