Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Исерек хәлдә рульгә утырып, җилдереп килергә уйлаган

Җәяүлеләр рәте тулылануын дәвам итә. Шушы көннәрдә тагын бер руль артына салмыш хәлдә утырган ир кеше, машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм калды.

Җәйнең матур  бер төнендә, сәгать икеләр тирәсендә,  39 яшьлек ир,  машинасына утырып бер җилдереп килергә уйлаган. Бу вакытта ул үзенең ярыйсы гына хәмер кулланган булуына аерым игътибар биреп тормаган. Ә менә юл иминлеге инспекторлары, киресенчә, аны туктатып, бик игътибар белән җентекләп караганнар.  Хәер, аның спиртлы эчемлек кулланган булуы тышкы кыяфәтенә үк чыккан булган инде. Шулай булса да, ул исерек булуына медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан. Хокук сакчылары тарафыннан тиешле беркетмә төзелгән.

Судта ир кеше гаебен танып,  үзенең шушы хәлгә юлыгуының сәбәпләрен сөйләп биргән. Әмма сәбәп нинди генә булса да – җавап бер:  машина йөртүче административ җаваплылыка тартылган. Аңа  хәзер 30 мең сум штраф түләргә һәм 1 ел да алты айга руль артына утыру турында онытып торырга кирәк.

Исламия Галимова, Лениногорск шәһәр судыннан алынган материал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев