Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Бәкердә яшәүче исерек хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгара

Бәкердә яшәүче бер ир кеше шактый гына исерткеч эчемлек кулланганнан соң, ул руль артына утырып сәяхәткә чыккан.

Бу вакытта сәгать төнге тугыз тулып, унынчылар киткән булган. Бәкер  белән Мөэмин-Каратай арасындагы юлда, 35 яшьлек машина йөртүче үзен автогонщик дип хис итә башлаптыр инде, ВАЗ-21074 машинасының газына гаять көчле итеп баскан.

Әмма тизлек режимын бозып алга ыргылган автомобиль, аны үзе теләгән җиргә түгел, травмотология бүлегенә алып килгән.  Бәкер Шумахеры машина белән идарәсен югалтып, каршы як машина юлының кырыена очкан. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә автомобиле әйләнеп капланган.  Аның бот сөяге сынган һәм урыныннан күчкән.

Һәлакәт урынына юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Бәлага юлыгучыны Бөгелмә травмотологиясенә озатып куйганнар, хәзер ул административ хокук бозуы турында суд карарын хастаханәдә көтә. Исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе турына материал  судка җибәрелгән. Гамәлдәге законнар нигезендә, алкогольле эчемлек кулланып руль артына утыручыларны 30 000 сумнан да ким булмаган штраф һәм машина белән идарә итү хокукын вакытлыча чикләү көтә.

Лениногорск районында шушы араларда гына   алкоголь куллану сәбәпле килеп чыккан 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге очракларның барысында да  имгәнгән, авыр травма алган кешеләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев