Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Коточкыч авариядә 6 кеше һәлак була

«Лада Калина» машинасы каршыга килгән «Богдан-2111»автомобиле белән бәрелешкән. «Калина» машинасында җәйге резина булуы билгеле. Анда баручы ике кеше үлә. Һәлак булган тагын дүрт кеше «Богдан» автомобилендә була.

 

19 ноябрьдә 16:40 сәгатьтә Башкортстанның Каридел районында коточкыч юл һәлакәте булган. Бөре-Тастүбә-Сатка трассасының 73 нче километрында авариядә алты кеше үлгән. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте итте. Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, Каридел авылына таба бара торган «Лада Калина» машинасы каршыга килгән «Богдан-2111»автомобиле белән бәрелешкән.

«Калина» машинасында җәйге резина булуы билгеле. Анда баручы ике кеше үлә. Һәлак булган тагын дүрт кеше «Богдан» автомобилендә була. Авария урынында полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләре эшләгән. Беренчел мәгълүмат буенча, авариядә өч ир-ат, бер хатын-кыз үлә. Ике кешенең шәхесе ачыклана. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Чыганак һәм фото: https://tatar-today.ru/2018/11/37417/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев