Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Күрше районда авария, үлүче бар...

Җәяүлене юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәү харап иткән. Һәлакәт Әлмәт районында кичә кич 18 сәгатьләр тирәсендә була. Казан-Оренбург юлыннан башкала юнәлешенә таба хәрәкәт иткән Мерседес Бенс Актрос йөк машинасы 1961 елгы җәяүлене бәрдерә. Бичара тиеш булмаган урында юл аша чыга торган була. Киемнәрендә кагыйдә кушканча яктылык кайтаргыч булмау да һәлакәткә китергән...

Җәяүлене юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәү харап иткән.

Һәлакәт Әлмәт районында кичә кич 18 сәгатьләр тирәсендә була. Казан-Оренбург юлыннан башкала юнәлешенә таба хәрәкәт иткән Мерседес Бенс Актрос йөк машинасы 1961 елгы җәяүлене бәрдерә. Бичара тиеш булмаган урында юл аша чыга торган була. Киемнәрендә кагыйдә кушканча яктылык кайтаргыч булмау да һәлакәткә китергән ди белгечләр. Баш сөягенә зыян килгән җәяүлене хастаханәгә алып китәләр, тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Төнге унда ул реанимация бүлегендә җан бирә...

http://almet-rt.ru/

Сүз уңаеннан:

Декабрьнең сигез көне эчендә республикада 101 юл-транспорт һәлакәте аркасында алты кешенең гомере өзелгән, 116 кеше яраланган, дип хәбәр итә республиканың Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев