Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

“Куркынычсызлык әлифбасы тартмачыгы” конкурсы җиңүчеләре билгеле

Балаларны юл иминлеге кагыйдәләренә өйрәтү буенча балалар бакчалары, башлангыч сыйныфлар күп эш алып бара, ди “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе профилактика начальнигы Зөлфия Рахманова.


Юл кагыйдәләренә өйрәтү өчен бакчаларда яңа формалар кулланалар. Соңгы арада лэпбук методик әсбабы популярлашып китте. Инлизчәдән тәрҗемә иткәндә, лэпбук – тез өстендә китап дигәнне аңлата. Ул папка кебек, материаллар, файдалы мәгълүматлар белән тулыландырыла. Тәрбиячеләр балалар белән берлектә бу эшне башкаралар.

Юл имин йөрү кагыйдәләрен формалаштыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатында балалар бакчаларында “Куркынычсызлык әлифбасы тартмачыгы” лэпбук буенча конкурс үткәрелде. Зөлфия Рахманова әлеге конкурсның нәтиҗәләрен безгә җибәрде.

Конкурста шәһәр һәм авыл бакчалары катнашкан. Беренче урынны 30нчы бакча белән Тимәш авылының “Карлыгач” бакчасы ала. Икенчедә – 11нче һәм Шөгернең “Кояшкай” бакчасы, өченчедә – 10нчы, 26нчы, һәм Подлесный бакчасы.

Конкурсның лауреатлары: 16нчы, 3нче һәм Иске Куак балалар бакчасы

Фото: “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев