Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск-Чирмешән юлында һәлакәт

2 нче февраль көнне Лениногорск –Чирмешән юлында юл-транспорт һәлакәте булды.

Көндезге сәгать 2 тулып  20 минут үткәндә, Лениногорскига баручы Шкода Кодиак автомобиле юл кырыенда  туктап торучы КамАЗга килеп бәрелгән. Җиңел автомобильнең 1971 елгы  йөртүчесе һава торышы шартларын, күз күремен исәпкә алмыйча хәрәкәтләнгән. Тизлеген дөрес сайламау һәм туктап торган йөк машинасының габарит размерларын  чамалап бетермәү сәбәпле һәлакәт китереп чыгарган. Машина йөртүченең үзен төрле җәрәхәтләр белән Бөгелмәгә хастаханәгә озатканнар. КамАЗ машинасының 1985 нче елгы шоферы зыян күрмәгән.

Әлеге очрак буенча административ эш кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X