Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида "Автобус" операциясе нәтиҗәләре

Автобус йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләрне профилактикалау максатыннан узган атнада “Автобус” операциясе узды, дип хәбәр итә Лениногорск ЮХИДИ идарәсе.


Аның барышында автобусларның техник халәтенә, автобус йөртүченең рейс алдыннан уза торган медицина күзәтүенә аерым игътибар бирелде.

Безнең районда автобус белән бәйле аварияләргә килгәндә, февраль аенда җәяүле кичүендә автобус хатын-кызны бәрдерә һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре апрель аенда әлеге шоферны исерек хәлдә автобус белән идарә иткәндә тоткарлый.

“Автобус” операциясе барышында юл иминлеге хезмәткәрләре 11 административ беркетмә төзи. Иң еш хокук бозулар булып – куркынычсызлык каешын эләктермәү тора. Тикшерү вакытында төзек булмаган хәлдәге ике автобус ачыкланды. Алар штраф тукталышка озатылды. Шоферга административ штраф яздылар. Моннан тыш транспорт чарасы беркетелгән оешма да бу гамәл өчен җавап бирәчәк, административ эш судка да җибәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев