Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида "Игътибар - балалар" акциясе бара

24 августтан 6 сентябрьга кадәр Татарстанда, шул исәптән Лениногорск районында “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы үткәрелә. Әлеге акция балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен булдырмау максатында оештырыла.

“Игътибар -  балалар!” акциясе  бара
Гөлназ Хәйретдинова


Агымдагы ел башыннан июль аена кадәр Лениногорск районында 299 юл-транспорт хәлакәте теркәлгән. Шуларның җидесендә балалар зыян күргән. Балигъ булмаган тугыз бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Кагыйдә нигезендә, 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобильләрдә һәм йөк машинасы кабинасында баланың авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус җайланмалар файдаланып кына йөртү зарур. Шул ук вакытта дәүләт автоинспекциясе 7 яшьтән узган балаларны да транспортта махсус җайланмаларда йөртергә киңәш итә.

"Игътибар - балалар!" акциясе  балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметүгә юнәлдерелгән. Чара дәвамында шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча контрольгә алыначак. Юлны светофорның кызыл утына чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга кисәтүләр ясалачак. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләргә карата да җитди чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев