Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида юл-транспорт һәлакәтендә 18 яшьлек кыз һәлак булды

13 сентябрь кичендә Лениногорск-Чирмешән, Бөгелмә-Лениногорск юлында юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта Лениногорск ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

 

Бөгелмәнең Карабаш кешесе, “КамАЗ” автомобиленең 58 яшьлек шоферы шәһәрдән чыгу юлында  юл хәрәкәте кагыйдәсен боза, төп юлдан баручы машинага юл бирми, нәтиҗәдә, “Шкода Рапид” автомобиле белән бәрелешә. Әлеге автомобильдә 23 яшьлек машина йөртүче үзенең 18 яшьлек пассажиры белән Бөгелмәдән Лениногорскига таба бара торган була. Авария нәтиҗәсендә, “Шкода” машинасындагы 18 яшьлек пассажир һәлак була. Шоферны исә төрле тән җәрәхәтләре белән  хастаханәгә озаталар.
Әлеге очрак буенча тикшерү эше бара.

Фото: ЮХИДИ Лениногорск

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев